news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Римма Гатина: «Интертат» - журналистикада яңа эш алымнарын халыкка җиткерү урыны

2022 елда Татарстанның беренче татарча электрон газетасы - «Интертат»чыга башлауга 20 ел тулды. Шул уңайдан, электрон газетага юл ярган, аның тарихында эз калдыручыларның берсе - «Интертат» электрон газетасының татар редакциясендә 2002-2007 елларда иҗат иткән журналист Римма Гатина хатирәләрен барлый.

Римма Гатина: «Интертат» - журналистикада яңа эш алымнарын халыкка җиткерү урыны
Салават Камалетдинов

«Интертат» диюгә, минем күз алдыма аның татар редакциясе баш мөхәррире Әлфия Туфановна Миңнуллина-Юнысова килеп баса. Чөнки «Интертат», баштан ук ике телле – рус һәм татар телләрендә Татарстаннан читтәге татарларга мәгълүмат тарату өчен гамәлгә куелып, күпләр (бигрәк тә чит илләрдә яшәүче татарлар) өчен нәкъ менә татар редакциясе җитәкчесе Әлфия апа белән күзаллана иде.

Аннан соң татар редакциясе туган телебездә мәгълүмат тарату белән генә шөгыльләнмичә, чит илләрдә, Россия төбәкләрендә яшәүче татарларның штаб-квартирасына әйләнде дисәм дә буладыр. Чит илләрдән, Россиянең төрле шәһәрләреннән килгән татар яшьләре (аларның күбесе татар телен дә рәтләп белми дә иде) «Интертат»ка сугылмый китми иде. Аның шәһәр үзәгендә – Бауман урамында – элек матбугат белән шөгыльләнүче министрлык бинасында урнашуы да халыкның безгә күпләп килүенә йогынты ясамый калмагандыр.

Монда «Азатлык» радиосының Казандагы редакциясе башлыгы Римзил абый Вәлиевнең дә өлеше зур булды дип истә калган. Ул «Азатлык»ка килгән олысына, кечесенә «Интертат»ны рекламалый иде. Аннан соң үзебез дә төшеп калганнардан түгел – татарлар катнашында уза торган халыкара чараларга, конгрессларга, Яшьләр көннәренә гел йөреп, кеше белән аралашып, танышып, элемтәләр урнаштырып, ел дәвамында алардан хәбәрләр кабул итеп, сайтка куеп бара идек. Монда ул вакыттагы вице-премьер Зилә Вәлиеваны искә алып үтмәсәм, дөрес булмас. Ул нәкъ менә төрле өлкәгә караган мәгълүматның нәкъ менә татар редакциясе аша чит илләрдәге татарларга барып җитүен тели иде. Чөнки татарча информация латин графикасына турыдан-туры күчә иде дип истә калган.

Республиканың «Интертат» электрон газетасы эшли башлау җәмәгатьчелек, шул исәптән, татар җәмәгатьчелеге өчен дә зур вакыйга иде. Теге яки бу чара булган көнне үк хәбәрне оператив рәвештә сайтка куеп бару ул вакытта күрелмәгән хәл дисәк дә буладыр. Бигрәк тә татар матбугаты өчен. Хәтта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы да ул вакытта хәбәрне шулкадәр оператив бирми иде дип истә калган. Ялгышсам, мине коллегалар төзәтер.

Әлбәттә, «Интертат» яңалыклар белән генә түгел, аналитик язмалар, татар матбугаты тарихында беренче тапкыр интернет һәм видео-конференцияләр, тәүге тапкыр «Татар интернеты» бәйгесен уздыруы белән дә, чит илләрдә яшәүче татар артистларын беренче тапкыр Татарстанда дөньяга чыгару белән дә билгеле. Бу яңалыклар барысы да Әлфия Туфановнаның алдынгы карашлы, яңа технологияләр белән танышып булуы, «Интертат» газетасын кызыклы итәргә тырышуыннан дип истә калган.

«Интертат»ның хәзерге укучылары белән чит илләрдә яшәүче татар артистларын беренче тапкыр Татарстанда дөньяга чыгару тарихлары белән бүлешәсем килә. Финляндиядә яшәп иҗат итүче җырчы Җәмилә Низаметдин һәм Австралиягә Удмуртиягә студентлар алмашы программасы белән китеп, шунда урнашып калган җырчы Зуля (Зөлфия) Камалова нәкъ менә «Интертат» аркылы татар дөньясына танылды дип ышанып әйтә алам. Бу җырчыларның Казандагы концертларын оештыру, аларны халыкка танытуда Әлфия апа Миңнуллина, бигрәк тә Әлфия апаның әтисе, күренекле җәмәгать эшлеклесе, татарның классигы Туфан абый Миңнулинның тырышлыгы бәяләп бетергесез. Аннан соң инде бу җырчыларны башкалар да күреп алды: «Татар җыры» халыкара җыр бәйгесенә дә, башка чараларга да чакыра башладылар.

«Интертат» электрон газетасы үз вакыты өчен ниндидер бер зур яңалык, яңа сулыш, журналистикада яңа эш алымнары, иркенлек (бәлки ирек), милли мәсьәләләрдә стандарт булмаган, глобаль, аналитик фикерләү һәм шуларны халыкка җиткерү урыны булды. Милләтне, туган телне саклап калу юлларын барлау юнәлешендә редакция базасында түгәрәк өстәлләр, видеоконференцияләр дә шактый узды.

Мине үземне Әлфия апа редакциягә мәгариф, бигрәк тә милли мәгариф темасын яктыртырга чакырып китергән иде. Аңарчы бу теманы язарга берсенең дә алынмавы әлеге өлкәнең бик тә чуар, катлаулы һәм четерекле булуы белән аңлатыладыр. Әлбәттә, бу теманы яктырту өчен, ТР Дәүләт Советының шагыйрь Разил Вәлиев җитәкләгән комитеты, Мәгариф министрлыгы, Министрлар Кабинетындагы Телләрне саклау бүлеге, Казанның мәгариф идарәсенең милли мәгариф өчен җаваплы белгечләре, ТР Мәгарифне үстерү институтының Милли мәгариф кафедрасы хезмәткәрләре белән дуслашып, туганлашып беткән идек дисәң дә була. Аллаһның һәр бирмеш көнендә татар мәктәбе, татар балалар бакчасы ачу өчен барган көрәш, татар телен пропагандалау үзебезнең күз алдында барды.

Ул елларда татар теленә латин графикасын кертү омтылышлары булып алды дип истә калган. «Интертат»та бик күп мәшһүр затларның фикерләре, әңгәмәләре басылды. Татар телен саклап калу, төрле милләт вәкилләренә татар телен (бәлки татар әдәбиятын да) укыту, рус телле кешеләрнең үзләренә күрә бер азарт белән татар телендә камил сөйләшергә өйрәнүләре, татар телен өйрәнүдәге уңышлы методикалар, Бердәм дәүләт имтиханнарын татар телендә тапшыру, Федераль белем бирү стандартларында татар теле һәм әдәбиятының урыны, Федераль исемлектә татар телендәге тәрҗемә дәреслекләр, татар теле дәреслекләре турындагы язмаларны моннан 15-20 ел элек үк язганмын, чишелеш юлларын эзләгәнмен икән. Ә бит бу темалар татар матбугаты өчен соңгы берничә елда гына көнүзәккә әйләнде. Кызганычка каршы, «Интертат»ның сайтын берничә мәртәбә яңадан ясадылар, безнең язмалар да, шулай итеп, тарихта гына калды. Ачып карап, чагыштырып карарга һич тә мөмкинлек юк.   

Әлбәттә, милли темаларга күп язгач, Татарстан Министрлар Кабинетының телләрне саклау буенча грант программаларында күп катнаша идек. Бу безгә алга таба эшләргә үзенә күрә без стимул була иде. Нәкъ менә «Интертат»та эшләгәндә, аналитик фикерләвем көчәеп китте дип саныйм.  

Берәүгә дә сер түгел: гомеребезнең шактый өлеше эштә уза. Ә ул вакыттагы «Интертат»ның татар редакциясе бер гаилә кебек, Әлфия апа хезмәткәрләрне үз тирәсенә туплап тора. Түгәрәк өстәл тирәли утырып, тәмле чәйләр эчүләр, фикерләшүләр үз эшен эшли: без тагын да дуслашабыз, туганнарга әйләнәбез. Пицца ашарга кафеларга барабыз, табигатькә чыгабыз. Ниндидер бер демократик мохиттә яшибез һәм иҗат итәбез.

Әлбәттә, кәгазьгә язып, кәгазь гәҗитләрдә эшләп, электрон газетага килгәч, компьютерын да үзләштердек, текстларны сканерларга һәм вордка күчерергә дә һәм бик күп яңа күнекмәләргә өйрәндек. Мин үзем «Интертат»та шулкадәр яратып эшләдем ки, ул вакытларны аерым бер җылылык белән искә алам.

Хатирәләргә артык бирелеп тормыйм, анысын башка коллегаларыма калдырам. Бары тик бер мөһим моментка гына тукталасым килә: нәкъ менә «Интертат» барлыкка килү белән, җитәкчебез Әлфия Миңнуллина да, без – журналистлар да -  төрле оешмаларның, шул исәптән, ТР Президентының, Дәүләт Советының, Казан башкарма комитетының, төрле министрлыкларның матбугат үзәкләре җитәкчеләренә, хезмәткәрләренә татар телле журналистларның рус телендә язучы журналистлар белән тигез хокуклы булуын, татар сайтларында мәгълүматның рус теленнән тәрҗемәсе түгел, ә менә татар журналисты үзе язган мәгълүмат чыгарга тиешлеген аңлата алдык дип уйлыйм.

«Интертат»ның татар телле журналистларын да, рус журналистлары белән беррәттән, чараларга аккредитацияли, утырышларга чакыра башладылар. Бу, безнең үзенә күрә, зур җиңүебез иде. Без, үзебез дә, сынатмадык дип саныйм: укучыларыбызга икътисад буенча да, сәясәт буенча, мәгариф буенча да, хәтта ки, медицина буенча да тәфсилле, аңлаешлы мәгълүматны татар телендә җиткерә алдык. Вәсилә Шәмсевәлиева, Лилия Гаделшина, Розалия Зәйнуллина, Ләззәт Хәйдәров, Радик Сабиров, Эльмира Мирзаянова, Гамил Нур, мәрхүмә Ләйсән Әсадуллина һәм башкаларның өлеше зур монда. 

Дус, тату команда булып эшләү аркасында, республиканың кайсы гына почмагында командировкада булсак та (басуданмы, укытучылар конференциясеннәнме яки сәгатьләргә сузылган күчмә утырышларданмы), мәгълүматны телефон аша (ул стационар телефон да булырга мөмкин иде!) оператив рәвештә тапшырып (ул вакытта кесә телефоннары тормышка кереп кенә бара торган вакыт), сайтка урнаштырып куя торган идек. Бу урында әле дә журналистикада хезмәт иткән, бик таләпчән, зур җаваплылык хисе тоеп эшләүче Лилия Гаделшинаны рәхмәт хисләре белән искә алам. Мактанып әйтүем түгел: хәтта ки, телевидениедә эшләүче журналистларның да: «Интертат»тан укырбыз әле», - дип әйткәннәре истә калган. Кыскасы, «Интертат» электрон газетасының татар телле журналистлары, шул исәптән, мин дә укучыларыбызны һәр өлкәгә караган оператив, аналитик мәгълүмат белән тәэмин итә алды дип уйлыйм. «Интертат»ка без бик рәхмәтле: бик күпләр бу матбага аша журналист булып танылды.  

«Интертат» хәзер матбугатта, төрле оешмаларның матбугат үзәкләрендә эшләгән күпләргә канат куйды, дип әйтсәң дә, ялгыш булмас. Татарстан Президенты матбугат үзәге җитәкчесе урынбасары Ләззәт Хәйдәров, «Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире Радик Сабиров, Эльвира Вәлиева каләмнәрен нәкъ менә «Интертат»та чарлый башлаган журналистлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100