news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Риман Гыйлемханов: Журналист геройны чын күңелдән ярата һәм ачулана белергә тиеш

«Миндә гаҗәпләнү, соклану хисе – мулдан. Әгәр шул хисләр булмаса, журналистикада эшли алмас идем», - диде журналист.

Риман Гыйлемханов: Журналист геройны чын күңелдән ярата һәм ачулана белергә тиеш
Абдул Фархан

«Ватаным Татарстан» газетасы журналисты Риман Гыйлемханов «Интертат» электрон газетасында «Татар журналисты» сәхифәсендә кунакта булды. Аның фикеренчә, журналист геройны чын күңелдән ярата, ачулана, аңа соклана, гаҗәпләнә белергә тиеш.

«Миңа Миңназыйм Сәфәров: «Риман абый, яратып тәнкыйтьлисең син», – дип әйтә. Түбәнсетеп түгел, үз итеп, киңәш биреп тәнкыйтьләргә кирәк. Миндә гаҗәпләнү, соклану хисе – мулдан. Әгәр шул хисләр булмаса, журналистикада эшли алмас идем. Әңгәмәдәшеңне үзеңнән акыллырак санарга тиешсең, дигән хәдис бар икән. Кешене «бетереп ташлыйм» дип түгел, аңа ярдәм итеп булмас микән, дип язарга кирәк», - диде ул «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә.

Риман Гыйлемханов әйтүенчә, матбугатта күп кенә жанрлар юкка чыкты.

«Яшь вакытта фельетоннарны яратып укый идек, ул жанр хәзер юк. Күбесе – ярым мәгълүмати газеталар, мәгълүмат бик күп. Мәсәлән, «Ватаным Татарстан»да «Әйтеп кенә бактым» дигән «колонка»га эсселар язам. Аларны туплап, китап итеп чыгарырга исәп бар. Тема төрлелеге дә борчый мине», - диде журналист.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100