news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Риман Гыйлемханов: Журналист булыр өчен, шул эш белән «авырырга» кирәк

Риман Гыйлемханов: Журналист булыр өчен, шул эш белән «авырырга» кирәк
Абдул Фархан

«Ватаным Татарстан» журналисты Риман Гыйлемханов «Татар журналисты» сәхифәсендә журналист шәхесенең сыйфатлары хакында фикерен әйтте.

«Элек журналистның хатын-кыз булуы сәер иде. Ә хәзер ирләр табуы читен. Хәтта дәүләт сәясәтен тормышка ашыру да хатын-кызлар кулында хәзер. Тик тормыш алып барырга кирәк. Янәсе, акча җитми, диләр. Шуңа кушылып, башкалар да бу фикерне җөпли. Мин ышанмыйм. Журналист булыр өчен, шул эш белән «авырырга» кирәк. Акча эшлим дисәң, башка эш табасың инде», - диде ул «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә.

Риман Гыйлемханов талантлы журналистлар аз дип саный. «Журналист булып эшләүчеләр күп, талантлылары санаулы гына. Язучылар шикелле», - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot