news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казандагы җыю пунктында мобилизацияләнүчеләргә көненә өч тапкыр кайнар ризык бирелә

«Азык-төлек һәм социаль тукландыру департаменты» генераль директоры Рима Мөхәмәтшина «Казан Экспо» бинасындагы җыю пунктында туклану менюсы белән таныштырды.

Казан шәһәренең «Азык-төлек һәм социаль тукландыру департаменты» генераль директоры Рима Мөхәмәтшина өлешчә мобилизациягә чакырылучыларны җыю пунктында ашату тәртибен аңлатты. 

Ул «Казан Экспо» бинасындагы җыю пунктында туклану менюсы белән таныштырды. 

«Җыю пунктында берничә зонада көненә өч тапкыр кайнар ризык белән ашату оештырылган. Иртәнге, төшке, кичке аш туклану комбинатында әзерләнә. Монда кайнар килеш китерелә. Кайнар ризык өләшү линиясенә куела. Меню хәрби нормативлар буенча төзелә», – дип аңлатты ул. 

Аның сүзләренчә, иртәнге ашка һәркөнне йомырка, май белән ипи, ботка һәм иттән торган икенче ризык, кофе яки чәй һәм печенье бирелә. Төшке ашка салат, аш, икенче ризык, сок яки чәй һәм печенье бирелә. Кичке ашка икенче ризык һәм шулай ук эчемлек бирелә.

«Бүген иртәнге ашка бифштекс белән тары боткасы, ипи белән май, йомырка, чәй, кофе печенье иде. Төшке ашка чөгендер салаты, тавык ите белән дөге ашы, бәрәңге белән чахохбили, чәй яки сок, печенье, ипи тәкъдим иттек», – дип сөйләде ул. 

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot