news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рим Папасы Франциск үлеме сәбәпле, Владимир Путин кайгы уртаклашуын белдерде

Россия Президенты Владимир Путин Рим-католик чиркәвенең камерленгосы Кевин Джозеф Фарреллга, Рим Папасы Франциск үлеме сәбәпле, кайгы уртаклашу юллады.

Дәүләт башлыгы понтификның христиан тәгълиматының тугры хезмәтчесе, зирәк дин һәм дәүләт эшлеклесе, шулай ук кешелеклелекне һәм гаделлекне яклаучы буларак югары халыкара абруен билгеләп үткән.

«Үзенең понтификатының барлык елларында ул Рус православие һәм Рим-католик чиркәүләре арасындагы диалогны, шулай ук Россия һәм Изге тәхет арасындагы конструктив хезмәттәшлекне үстерүгә актив ярдәм итте», – диде Путин.

Президент понтифик белән шәхсән очрашканын һәм аның турында иң җылы истәлекләрне саклаячагын искәртте. Ахырда ул шушы кайгылы мизгелдә бөтен католик руханиларына кайгы уртаклашу һәм теләктәшлек белдерде. «Шушы кайгылы сәгатьтә мин сезгә һәм бөтен католик клирына кайгы уртаклашу һәм теләктәшлек сүзләрен җиткерергә теләр идем», - дигән ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100