news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рим Мостаев: Әфганстанда катнашкан егетләребез хәрби бурычын үтәде

25 декабрьдә Әфганстан Республикасына совет сугышчыларын кертүгә 30 ел тула. Бу уңайдан Республика матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгында әлеге датага багышланган матбугат конференциясе үтте

(Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 25 декабрьдә Әфганстан Республикасына совет сугышчыларын кертүгә 30 ел тула. Бу уңайдан Республика матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгында әлеге датага багышланган матбугат конференциясе үтте. Анда Әфганстан Республикасында сугышкан ветераннар һәм Төньяк-Кавказ төбәге территориясендә хәрби конфликтларда һәм террорга каршы операцияләрдә катнашучылар мәсьәләләре буенча Кооринацион Шура Рәистәше генерал-майор Рим Мостаев, “Сугыш инвалидлары” дигән Әфганстанда сугышкан һәм яраланган инвалидларның Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк җәмгыяте рәисе Альберт Кукаркин,
Әфганстандагы сугыш инвалидларының Татарстан иҗтимагый оешмасы рәисе Евгений Кабыш катнаштылар.
Рим Мостаев Советлар Союзы тарафыннан Әфганстанга совет солдатларын кертү тарихы хакында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, бүген Әфганстандагы сугышны төрлечә бәялиләр. Бу сугыш тарихыбызда зур урынны алып тора. Шуны онытмаска кирәк: совет сугышчылары Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәде. “Бүген без Әфганстан сугышына бүгенге көн күзлегеннән бәя бирергә ашыгабыз. Ә бит шул вакытта Советлар Союзы Сәяси бюросы ике ил арасында бер-берсенә ярдәм итешү турындагы Килешү булуын күздә тотып шундый боерык бирде. Совет хәрбиләре демократик көчләр һәм оппозиция-мөҗәһитләр арасындагы сугышка җәлеп ителгән. Совет солдатларының бурычы Әфганстандагы демократияне чит илләр тыкшынуыннан саклап калу иде. Әлбәттә, боерык биргәнче Сәяси бюрога уйлашырга, мәсьәләне икенче юл белән хәл итеп карарга кирәк иде. Сугышта без күп әйбәт егетләрне югалттык. Аларның батырлыгын без онытырга тиеш түгел”, - диде Рим Мостаев. Аның сүзләренә караганда, Әфганстан Республикасында сугышкан ветераннар һәм Төньяк-Кавказ төбәге территориясендә хәрби конфликтларда һәм террорга каршы операцияләрдә катнашучылар мәсьәләләре буенча Кооринацион Шура Әфганстанда батырлык күрсәткән егетләр турында хәтер сагында тора. Совет 1999 елда ТР Хәрби комиссариаты каршында оеша. 2005 елның февралендә бу совет ТР Министрлар Кабинеты карамагында булдырыла. Максаты – халыкка ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләү буенча эш алып баруда катнашу һәм Әфганстанда катнашкан хәрбиләрнең социаль мәсьәләләрен хәл итү тора.
Альберт Кукаркин хәбәр иткәнчә, Әфганстанда 10 меңгә якын якташыбыз катнашкан. Төрле орденнар һәм медальләр белән 1744 кеше бүләкләнгән. 261 кеше сугыш кырында ятып калган. 570 татарстанлы яраланган һәм контузия алган. Республикада төрле сугышларда катнашып инвалид булучылар саны 1000нән артык исәпләнә. Шуларның 500гә якыны – Әфганстанда сугышып инвалид калганнар. Кызганычка, батыр татарстанлылар арасында бер кеше дә Советлар Союзы герое исеменә лаек дип табылмаган. Ләкин герой булырлык егетләребез күп иде, диде Рим Мостаев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100