news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рим Гыйниятуллин: Минтимер Шәймиев булганда Россиядә татар халкы барлыгын таныдылар

«Татарлар Россиядә дә, дөньяда да үзләрен „татар“ дип атый ала», — ди Үзбәкстанның Татар Аксакаллар шурасы рәисе.

Рим Гыйниятуллин: Минтимер Шәймиев булганда Россиядә татар халкы барлыгын таныдылар
Рим Гыйниятуллинның шәхси архивыннан

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Ташкент шәһәре Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең Аксакаллар шурасы рәисе Рим Гыйниятуллин фикеренчә, Минтимер Шәймиев Татарстанның Президенты булып хезмәт иткән вакытта Россиядә татар халкы барлыгын таныдылар.

«Минтимер Шәймиев Президент булганда Россиядә барысы да татар халкы барлыгын, халкыбызның сынмавын һәм биш гасыр дәвамында сындыра алмауларын танырга мәҗбүр булды. Нәкъ менә шул вакыйгалар нәтиҗәсендә, татарлар Россиядә дә, дөньяда да үзләрен „татар“ дип атый ала», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, ислам өммәте дөньясында «татар» дигән халык барлыгын бөтенләй белмәгәннәр. «Бүгенге көндә нәкъ менә Минтимер абый ярдәме белән Россия составында булган Татарстанда татарларны ислам динен тоткан милләт буларак беләләр», — ди Рим Гыйниятуллин.

«Минтимер Шәймиевның Россиядә татарларны танытуга керткән өлешен аңлар өчен, Россия империясе һәм Советлар союзында татарларга карата мөнәсәбәтне белергә кирәк. Советлар союзы елларында „чакырылмаган кунак татардан ким“ дигән фәлсәфә яши иде», — диде рәис.

Рим Гыйниятуллин Минтимер Шәймиевның Кол Шәриф мәчетен төзеттергәнен, Болгар шәһәрен яңадан торгызганын искә алды. «Шуның белән ул үзен татар халкы һәм Татарстан тарихында легендар шәхес буларак кереп калды. Аның бер генә сәнәгать предприятиесен һәм авыл хуҗалыгын югалтуга юл куймавы өчен дә Татарстан чиксез рәхмәтле булырга тиеш», — дип саный ул.

«Минтимер абый Казансу яр буен, нефтьчеләр шәһәрчеген, тузган биналарны чистарттырды һәм Казанны Россиядә иң матур шәһәр итеп төзекләндерде. Татарстанның барлык кешесе дә башкала белән горурлана, моның өчен генә дә ул Казанның үзәк урамына Назарбаев исемен түгел, ә үз исемен бирдерүгә лаек», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100