Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рим Гыйлфанов: "Азатлык"ны чит ил агенты итеп тану нәрсәгә китерәчәге әлегә билгесез
Бүген "Азатлык" радиосының татар-башкорт редакциясе "чит ил агенты" статусын алды.
(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ). “Азатлык” радиосын чит ил агенты итеп тануга бәйле рәвештә редакция эшчәнлегенә үзгәреш кермәячәк, әмма бу күренеш сүз иреген кысуга бәйле чираттагы адым. “Азатлык” радиосының татар-башкорт редакциясе җитәкчесе Рим Гыйлфанов (Кәрим Камал) “Татар-информ” агентлыгына шул хакта белдерде.
Искәртеп үтик, бүген “Азатлык радиосы” чит ил агенты дип игълан ителде. Бу статусның редакция эшчәнлегенә ничек тәэсир итәчәге әлегә билгесез. Чит ил агенты дип танылган иҗтимагый оешмалар үз эшчәнлекләре – хезмәткәрләре, финанслары турында даими рәвештә хисап тотарга тиеш.
“Азатлык радиосын” ят агент дип игълан иттеләр, әмма әлегә аның детальләре юк. Алар моны ашык-пошык кына кабул итү сәбәпледер, процедуралары ничек булачагын безгә җиткермәделәр. Без нишләргә тиеш – һәр мәкаләгә тамга салырга кирәк булачакмы? Без хисап тотарга тиешме, безнең Мәскәүдәге бюромы? Детальләре безгә билгеле булмыйча торып, комментарий бирә алмыйм”, – диде Рим Гыйлфанов.
Ул “Азатлык” радиосының канунны үтәү ягында булачагын билгеләп үтте. “Көндәлек эшебезгә моның нинди тәэсир ясый алуы әлегә билгеле түгел. Без, әлбәттә, Россия юстиция министрлыгыннан бар мөмкин аңлатмаларны карап барачакбыз, әлегә кадәр аннан безнең Россиядәге эшебезне чикләү ихтималы турында гомуми кисәтүләр генә алынган иде. "Ят агент" статусы ниләр таләп иткәнен без һаман да белмибез, шуңа күрә эшебез ничек үзгәрер, әйтеп булмый. Эчтәлек ягыннан берничек тә үзгәрмәячәк, чөнки безнең миссия – ирекле мәгълүмат тарату аша чын хакыйки демократик һәм плюралистик җәмгыять төзүгә ярдәм итү максаты – ничек бар, шулай кала”, – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз