news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рим Гыйниятуллин: Бауман урамыннан түгел, Шәймиев урамыннан җырлап үтәргә өметем бар

Үзбәкстан Республикасы татар һәм башкорт Аксакаллар Шурасы рәисе Рим Гыйниятуллин Казанда Минтимер Шәймиев урамын булдырырга тәкъдим итте.

«Казанда 700 урам бар, нинди генә урамнар юк анда?! Кирпичная, Силикатная урамнары... Илсур Метшинга да язып карадым. Татар халкында Кирпичная урамы урынына куярлык кешеләр юкмени? Үзәктәге Бауман урамы бар, Бауманның кем икәнен беркем белми. Татар милләте, Казан шәһәре өчен бармак та сукмаган кешенең урамы шунда тора. Яшьләр моны исәкә алмый бит. Шул урамга Шәймиев исеме куелсын дип үтенеп сорыйм», - дип ул Казан мэры Илсур Метшинга мөрәҗәгать итте. 

«Грозныйда Путин урамы бар, Казанда Назарбаев урамы бар, алар исән бит. Ә нигә Татарстанның Беренче Президенты исемен куймаска? Бауман урамыннан түгел, Шәймиев урамыннан җырлап үтәргә өметем бар», - диде Рим Гыйниятуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100