Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
РИИда Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча XVIII халыкара олимпиада узачак
12-13 ноябрьдә Россия ислам институтында Россия мөселман мәгарифе тормышында зур вакыйга – мөселман уку йортлары студентлары арасында Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча XVIII халыкара олимпиада узачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Олимпиаданың максаты – ислам фәннәрен, гарәп телен өйрәнүче талантлы студентларны ачыклау һәм сәләтле укучыларга ярдәм итү өчен тиешле шартлар тудыру. Бәйгедә Татарстан, Башкортстан, Дагыстан, Чечня, Ингушетия, Кабарда-Балкария, Карачай-Чиркәс Республикалары һәм Мәскәү шәһәреннән 20дән артык югары мөселман уку йортыннан студентлар катнашачак.
2008 елдан башлап үткәрелә торган олимпиаданың географиясе елдан-ел киңәя. 2023 елдан олимпиада халыкара дәрәҗәгә чыкты: анда Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан һәм Таҗикстан кебек БДБ илләреннән килгән студентлар катнашты. 2024 елда аларга Иран, Һиндстан һәм Төркия шәкертләре кушылды. Быел исә олимпиадада катнашучылар исемлеген Малайзия, Индонезия һәм Пакыстан студентлары тулыландырды.
Олимпиада ислам хокукы, дин нигезләре, гарәп теле номинацияләрендә уза. Олимпиада барлык номинацияләр дә тест рәвешендә язмача үткәрелә. Моннан тыш, гарәп теле бәйгесендә катнашучылар гарәп теле буенча сөйләм күнекмәләрен дә күрсәтергә тиешләр. Барлык җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз