news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

РИИда “Бүгенге заман яшьләре һәм Россия халыкларының рухи кыйммәтләре” темасына фәнни-гамәли конференция уздырылачак

Сөйләшү 4 юнәлештә алып барылачак

 (Казан, 9 май, “Татар-информ”). 14 майда Казандагы Россия ислам институтында студентларның “Бүгенге заман яшьләре һәм Россия халыкларының рухи кыйммәтләре” дип аталган фәнни-гамәли конференциясе уздырылачак. Чараны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты, Казан ислам университеты оештыра, дип хәбәр итә ТРМДН сайты.
Сөйләшүне 4 юнәлештә алып бару ниятләнә.
1.Россиядә радикальләшүгә каршы ысул буларак сыйфатлы теологик белем бирү.
2. Мультиконфессиональ даирәдә мәдәният һәм тел.
3. Совет чорыннан соң дин үсеше.
4. Дингә таянган икътисад һәм бизнес.

Фәнни чарадан соң чыгышлар җыентыгы бастыру күздә тотыла.
Докладларның электрон нөсхәдәге текстлары 12 майга кадәр zakrafis@mail.ru электрон почтасына җибәрү сорала.

news_right_1
news_right_2
news_bot