news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

РИИ каршындагы “Яшьләр бистәсе” проекты вәкилләре татар авылларында лагерьлар оештырачак

2-8 июль көннәрендә алар 9 лап авылга баруны ниятлиләр.

(Казан, 28 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел Россия ислам институты каршындагы “Яшьләр бистәсе” проекты вәкилләре Татарстанның татар авылларында лагерьлар оештыру тәҗрибәсен дәвам иттерәчәк. Бу эш өчен алар вожатыйлар җыя. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә РИИ студенты Серик Сундетов сөйләде.

“Без инде бу җәйге ислам лагерен өченче ел уздырабыз. 2-8 июльдә 9лап авылда оештырырга җыенабыз. Былтыр да 9 авылда барлыгы 180ләп бала безнең лагерьга йөрде”, - диде Серик. Ул быел иң ерак район Әгерҗе булачагын әйтте. Андагы Иж-бубый авылында, Теләче районында Шәтке, Ташкичү, Теләче һәм башка авылларда оештырырга ниятләгәннәрен белдерде.

Әңгәмәдәш әйтүенчә, бу студентлар проекты булса да, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте химаясендә эшләнә. “Без лагерьда балаларга ислам нигезләрен, әхлак кагыйдәләрен өйрәтәчәкбез. Авылларга икешәр вожатый билгеләсәк, аларның берсе, һичшиксез, ислам нигезләрен өйрәтә алырлык кеше булырга тиеш. Берсе ислам уку йорты студенты, икенчесе дә мөселман, әмма башка уку йорты студенты да булырга мөмкин”, - дип белдерде Серик.

Аның сүзләренчә, үзләрендә лагерь булуын теләгән авыллар саны 9дан күбрәк. “Шушы авылларны вожатыйлар белән тәэмин итә алсак, сорап мөрәҗәгать иткән башка авылларга да барырга мөмкинбез”, - диде.

Оештыручылар авылларда лагерьларга уртача 20-30 бала йөрер дип фаразлый. Иртәнге 8дән кичке 6ларга кадәр балалар вожатыйлар карамагында мәчетләрдә булачак. Кичке 6дан соң балалар өйләренә таралыша. Ә вожатыйлар лагерь оештыруны сораган авылларга үзләрен яшәү урыны һәм туклану белән тәэмин итүне шарт итеп куйган. Вожатыйларга хезмәт хакы түләүгә исә, РФ эшмәкәрләре ассоциациясе ярдәм кулы сузачак, диде Серик Сундетов.

Әңгәмәдәш сүзләренчә, лагерьда иҗатка, спорт уеннарына да урын биреләчәк, квест, су керү көне булачак. “Төшкә кадәр гыйлем бирүгә, ә төштән соң вакытны уен, күңел ачуларга багышлаячакбыз. Ә соңгы көндә исә, балаларның биргән белемнәрне ничек үзләштерүләрен тикшерәчәкбез”, - диде ул.

Серик сүзләренчә, лагерьга йөрүчеләр яшенә карап чикләнми. “Лагерьга 1-11 сыйныф укучылары килә ала, әмма нигездә, бу 3-9 сыйныф укучылары”, - диде ул.

Аның әйтүенчә, лагерьларда эшләү өчен, ким дигәндә, 18 вожатый кирәк. Хәзер 10 лап теләүче теркәлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100