Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Риганың "Чишмә" татар-башкорт җәмгыте толерантлык көнен бәйрәм иткән
Татарлар Латвия башкаласында Халыкара толерантлык көне уңаеннан милләтара очрашу уздырган.
(Казан, 18 ноябрь, "Татар-информ") Риганың “Чишмә” татар-башкорт мәдәнияте җәмгыяте Латвия башкаласында Халыкара толерантлык көне уңаеннан милләтара очрашу уздырды, дип хәбәр итә әлеге җәмгыятьнең әгъзасы Рамил Кадыйров.
Кичәдә ЮНЕСКО ның Латвиядәге вәкилләре, Рига Думасының мәдәният департаменты, грузинарның “Самшобло”, башкортларның “Акбүзат” һәм “Чишмә” җәмгыяте вәкилләре катнашкан. Татар һәм башкортларның традицияләре, көнкүреше белән таныштыручы программада “Заман" этно-проекты башкорт музыка төркеме дә чыгыш ясаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз