news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ригада яшәүче милләттәшләребез милли бәйрәмгә әзерләнә

Сабан туе 6 май көнне Риганың «Верман бакчасы» исемле үзәк паркында узачак.

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). Ригада яшәүче милләттәшләребез быел 6 май көнне татар һәм башкорт халык бәйрәме Сабан туен бәйрәм итәргә җыена. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Ригада гомер итүче милләттәшебез Рамил Кадыров хәбәр итте.

«Рига шәһәре мәдәният программасы кысаларында Рига Сабантуе үткәреләчәк, ди Рамил Кадыров. Татар-башкорт халык бәйрәме Сабан туе 6 май көнне Риганың «Верман бакчасы» исемле үзәк паркында узачак. Татар-башкорт халык бәйрәме программасы һәр кеше өчен күңелле сюрприз булачак: Рига халкына һәм кунакларга көнчыгыш традицияләре белән танышырга яхшы форсат, татар белән башкортларга исә үз мәдәниятләренең күркәмлеген һәм кадерен күрсәтергә мөмкинлек була.  Бәйрәмне, гадәттәгечә, чәчү эшләреннән соң үткәрәләр. Сабан туен татар һәм башкорт мәдәният традицияләрен саклау, яңа буынның милли гореф-гадәтләрне белеп үссен дип оештыралар. Халык бәйрәме Сабан туе мең елдан артык үткәрелә. Латвияда татар һәм башкортлар Сабантуен 30 ел дәвамендә уздыра».

Верман бакчасы – Риганың иң матур паркларының берсе санала. Анда һәр кеше үзенә ял итәр өчен кулай урын таба ала. Әлеге паркта даими рәвештә концертлар уздыралар, балалар өчен уен аланы да бар. Верман бакчасы Тербатас, Элизабетес, Кр. Барона һәм Меркель урамнары арасында урнашкан.

Проектны Европа татар яшьләре берлеге (http://www.tatarlar-europe.eu) һәм «ЧИШМӘ» исемле Латвия татар-башкорт мәдәният җәмгыяте оештыра. Сабан туен оештыруда Латвия, Литва, Эстония, Польша татар һәм башкорт җәмгыятьләре катнаша, ди Рамил Кадыйров.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot