news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ригада халыкара экспертлар Европа берлегенең киләчәге турында фикер алыша

Конференциядә куркынычсызлык һәм эчке сәясәт буенча 600 дән артык чит ил экспертлары, дипломатлар, сәясәтчеләр катнаша.

(Рига, 28 октябрь, «Татар-информ», Дмитрий Родионов). Бүген, 28 октябрьдә Латвия башкаласында 11 нче Рига конференциясе ачылды. Ике көндә куркынычсызлык һәм эчке сәясәт буенча 600 дән артык чит ил экспертлары, дипломатлар, сәясәтчеләр, академик даирә вәкилләре, бизнесменнар Европа берлегенең киләчәге турында фикер алышачак.

Рига конференцисендә катнашучылар арасында Латвия президенты Раймонд Вейонис һәм Латвиянең, Эстониянең элеккеге президенты, Швеция Хөкүмәтенең элеккеге башлыгы Карл Бильт, НАТО элеккеге Генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен, Канада оборона министры Харджит Сингх Саджан һәм башка абруйлы сәясәтчеләр бар.

Ел саен үткәрелә торган тышкы сәяси форум темалары - Brexit, НАТО, Көнчыгыш партнерлыгы үсеше, Көнбатыш белән Россия мөнәсәбәтләре дип яза Латвиянең «Neatkarīgā Rīta Avīze» («Независимая утренняя газета») газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot