Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рига татарларының Яңа ел бәйрәмендә якташлары Лилиана Газизова концерт куйган
Ул якташларына репертуарындагы яңа җырларын башкарган, иҗади планнары белән уртаклашкан.
(Казан, 8 гыйнвар, "Татар-информ"). Кичә Латвия башкаласы Ригадагы милли-мәдәни җәмгыятьләр ассоциациясендә Латвия татарлары һәм башкортлары Яңа ел башлануын билгеләгәннәр. Бу хакта бәйрәмне оештыручылар - Латвия татарларының "Идел" җәмгыяте һәм "Латвия башкортлары Корылтае" вәкилләре хәбәр итә.
Бәйрәмгә Ригада туып үскән, хәзерге вакытта Казанда Муса Җәлил исемендәге татар опера һәм балет академия театры солисткасы, халыкара конкурслар лауреаты Лилиана Газизова да кайткан. Ул якташларына репертуарындагы яңа җырларын башкарган, иҗади планнары белән уртаклашкан.
Белешмә: Латвиягә татарлар Бөек Ватан сугышыннан соң килеп туплана башлый. Аларны бирегә Россиянең үзәк төбәкләреннән чакырталар һәм аларга Балтыйк буеннан Себергә сөрелгән крестьяннарның җир биләмәләрен бирәләр. Татар кешеләре шулай ук Латвиянең төрле сәнәгать предприятиеләренә эшкә килгән белгечләр арасында да күп була. Татарлар биредә үз җәмгыятьләрен төзиләр, рәсми рәвештә ул 1988 елда теркәлә. Хәзерге вакытта Латвиядә 3 меңләп татар кешесе яши.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз