Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рифкать Миңнеханов пилотсыз очкычлар җитештерү тармагының ничек үсәчәге турында сөйләде
Пилотсыз системаларны үстерүдә күптән инде аерым аппаратлардан төрле мохиттә: һавада, җирдә, суда эшләргә сәләтле системага күчәргә вакыт. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов «Дрон Экспо» халыкара күргәзмә-форумында шулай дип белдерде.
«Һәм бу система бердәм транспорт инфраструктурасы мохитендә булырга тиеш», - дип өстәде Татарстан Фәннәр академиясе башлыгы.
Шул ук вакытта ул юлларны, авиация маршрутларын һәм су юлларын үз эченә алган транспорт системасын үстерүдә бердәм алымның мөһимлегенә басым ясады.
Рифкать Миңнеханов сүзләренчә, пилотсыз очкычларны үстерүдә төп бурыч – социаль нәтиҗә. Икенче төрле әйткәндә, сүз яңа сервислар ярдәмендә гади халыкның тормыш сыйфатын яхшырту турында бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз