news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рифкать Миңнеханов: Яшьләр белән эшләү - илнең киләчәгенә оттырышсыз инвестиция ул

Рифкать Миңнеханов: Яшьләр белән эшләү - илнең киләчәгенә оттырышсыз инвестиция ул

Яшьләр белән эшләү Татарстан Фәннәр Академиясенең төп өстенлекләренең берсе булып кала, чөнки республиканың һәм илнең киләчәге нәкъ менә яшьләргә бәйле. ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов ТР Яшьләр эшләре министрлыгының йомгаклау коллегиясендә шулай дип белдерде.

«Яшьләр белән эшләү – илнең киләчәгенә оттырышсыз инвестиция ул. ТР Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә без яшьләрнең фән һәм технологияләр үсешендә катнашуын киңәйтүгә, галимнәрнең абруен ныгытуга юнәлдерелгән берничә инициативаны гамәлгә ашырабыз», – дип хәбәр итте ул.

Татарстанда яшь галимнәр өчен бик күп ярдәм чаралары, шул исәптән төрле конкурслар, грантлар, субсидияләр һәм башкалар гамәлгә ашырыла, дип дәвам итте сүзен Миңнеханов.

«Бүгенге көндә яшьләрнең фән белән кызыксынуы югары дәрәҗәдә. Бу динамиканы сакларга кирәк. ТР Яшьләр эшләре министрлыгын яшьләрне фән һәм технологияләр унъеллыгы чараларына активрак җәлеп итәргә чакырабыз», – дип искәртте ул.

Яшь галимнәргә торак шартларын яхшырту өчен субсидияләр бирү сизелерлек яңа ярдәм чараларының берсе булды. Быел шул рәвешле 16 кешегә ярдәм итү ниятләнә, дип сүзен төгәлләде Рифкать Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot