Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рифкать Миңнеханов: Татарстан өчен мәдәниятләр диалогы – көндәлек тормышның бер өлеше
Татарстан өчен мәдәниятләр диалогы көндәлек тормышның аерылгысыз өлеше булып тора. ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов «Россия – Көнчыгыш» («Казанда Көнчыгыш базары») милли мәдәниятләр фестивале кысаларында халыкара фәнни-гамәли конференцияне ачу тантанасында шул хакта хәбәр итте.
«Татарстан өчен мәдәниятләр диалогы – тарихи тәҗрибәнең һәм көндәлек тормышның бер өлеше. Биредә гасырлар дәвамында халыклар, телләр һәм диннәр үзара бәйләнештә яши. Быел Казан ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусын йөртә. Бу – үз мирасыбызны тәкъдим итү һәм халыкара хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлеге», – дип билгеләп үтте спикер.
40тан артык ил вәкилләрен берләштергән V «Россия – Көнчыгыш» – «Казанда Көнчыгыш базары» Халыкара милли мәдәниятләр фестивале ТР башкаласында 9 ноябрьдә башланды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз