Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рифкать Миңнеханов: Ясалма фәһем KDW-2026 форумының төп темасы булачак
Ясалма фәһем 2026 елдагы Kazan Digital Week халыкара форумының төп темасы булачак. Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.
«2026 елда барлык юнәлешләр ясалма фәһемне гамәли куллану призмасы, технологик суверенитет һәм тармакара кооперацияләр аша каралачак. Ясалма фәһем монда аерым тема түгел, ә сәнәгать, медицина, мәгариф, транспорт, мәдәният һәм идарәдә процессларны үзгәртә торган горизонталь технология», – дип белдерде Миңнеханов.
Быел эшлекле һәм күргәзмә программасы, һәрвакыттагыча, ун тематик юнәлеш тирәсендә төзеләчәк. Алар интеллектуаль системаларны, мобильлекне, цифрлы индустрияне, мәгарифне, мәдәниятне, сәламәтлек саклауны, авыл хуҗалыгын, транспортны, дәүләт идарәсен, киберкуркынычсызлыкны һәм башка өлкәләрне колачлый.
Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан өчен бу форум зур вакыйга гына түгел, ә фәнни-технологик суверенитетны ныгыту, тикшеренүләрне коммерцияләштерү һәм республиканы цифрлы технологияләр әзерләнә һәм гамәли кулланышка кертелә торган төбәк буларак күрсәтү алымы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз