news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рифкать Миңнеханов ясалма фәһемнең галимнәргә ничек ярдәм иткәнен сөйләде

Ясалма интеллект галимнәргә тикшеренү нәтиҗәләрен эшкәртү вакытын сизелерлек кыскартырга мөмкинлек бирә. Бу хакта журналистларга ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов хәбәр итте.

«Без ясалма фәһемне куллануның галимнәр өчен файдасын күрәбез, бигрәк тә тикшеренү нәтиҗәләрен эшкәртүдә. Кайвакыт бу процесска еллар китә, ә ясалма интеллект вакыт чыгымнарын йөз тапкырга киметергә мөмкинлек бирә», - дип аңлатты ул.

Аның сүзләренчә, төрле өлкәләрдә ясалма интеллект кертү белән грамоталы һәм катгый шөгыльләнергә кирәк, әмма шул ук вакытта ясалма фәһем белән барыбер кеше идарә итәргә тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot