news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рифкать Миңнеханов яшь галимнәр саны буенча Татарстанның Россиядә алдынгы булуын әйтте

Рифкать Миңнеханов яшь галимнәр саны буенча Татарстанның Россиядә алдынгы булуын әйтте
Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова

Яшь галимнәр статстикасына килсәк, Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда, Татарстанда хәлләр яхшырак.

Бу хакта ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов Мәскәүдә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә «Россия» күргәзмә форумында сөйләде.

«Россиядә яшь галимнәр 40 процент, бездә ул 60 процент. Без тынычланмыйбыз, бүген аспирантурага басым ясыйбыз. Аспирантураны тәмамлаячак яшь галимнәр фәнни җитәкчеләр өчен өстен куела», - диде.

Рифкать Миңнеханов әйтүенчә, фән белән шөгыльләнү табигатьтән бирелгән сәләт, фәнгә акча эзләп килмиләр дисәләр дә, акча мәсьәләсе дә мөһим. «Галиме көнозын тикшеренү-эзләнүләр белән шөгыльләнә, акча мәсьәләсе бар, аннан качып булмый. Федераль ярдәмнән тыш, Татарстанда аерым сораулар карала», - дип белдерде.

Рифкать Миңнеханов яшь галимнәр, яшь мөгаллимнәр арасында һөнәри бәйгеләр уздырылуын, торак сертификаты мәсьәләсе каралуын әйтте.

«Инвестицион-венчур фонды белән хезмәттәшлек форматын үзгәртәбез. Фонд бүген шундый система тудыра: әгәр булачак яшь галимнең тикшеренү һәм эшмәкәрлек сәләте бар икән, финанслау күп булмаса да, аерым стартаплар аркылы ул өстәмә акча ала. Бүген академиянең бурычы - шушы процессларны җайга салу. Бер генә яшь галим дә игътибарсыз калырга тиеш түгел», - диде Рифкать Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot