news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рифкать Миңнеханов Татарстанда яшь галимнәр санының кимүенә игътибар итте

Рифкать Миңнеханов Татарстанда яшь галимнәр санының кимүенә игътибар итте
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан фәнни-технологик үсешнең илкүләм рейтингында Мәскәү һәм Санкт-Петербург белән беррәттән алдынгы урыннарын саклап калды, әмма төбәктә 29 яшькә кадәрге яшь галимнәр саны кимеде. Бу хакта ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов Төбәк Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә сөйләде.

Киңәшмәне барлык муниципалитетлар белән видеоэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Видеоязманы республика җитәкчесенең матбугат хезмәте чыгарды.

Докладчы сүзләренчә, төбәк рейтингның беренче күрсәткече – «хакимият органнары» буенча көчәйгән.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе башлыгы фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр нәтиҗәләрен производствога кертүгә ярдәм итә торган инфраструктура объектларыннан файдаланучылар санын исәпкә алуның игътибарсыз алып барылуын әйтте. Татарстанда алар нибары 19 булып чыкты, шуның аркасында республика 100дән 8 балл җыйды.

Моннан тыш, Рифкать Миңнеханов «яшь галимнәр өлеше кимү буенча борчулы сигналлар күренә башлады», дип өстәде. Ул 26 проценттан 24 процентка кадәр кимеде (күрсәткеч үсеше темплары 99 проценттан 94 процентка кадәр кимеде). Нәтиҗәдә Татарстан элеккеге 100 урынына нибары 21 балл җыйды һәм әлеге критерий буенча 35 нче урыннан 53 нче урынга төште.

news_right_1
news_right_2
news_bot