news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рифкать Миңнеханов: Татарстанда республика районнары энциклопедиясе төзеләчәк

Рифкать Миңнеханов: Татарстанда республика районнары энциклопедиясе төзеләчәк
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Быел Татарстан Фәннәр академиясе республика муниципалитетлары белән берлектә районнарның энциклопедияләрен төзү проектын башлап җибәрә.

«Проектны гамәлгә ашыру буенча беренчеләрдән булып Арча, Әтнә, Кукмара, Лаеш, Мамадыш һәм Саба районнары энциклопедияләре тора. «Арча муниципаль районы» энциклопедиясе инде әзер», – диде Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов.

Аның әйтүенчә, барлыгы 45 энциклопедия бастырылачак: 43 басма – муниципаль районнар турында, икесе Казан һәм Чаллы турында. «Республика районнары энциклопедияләре кече Ватаныбыз турында тарихи хәтерне саклап калырга ярдәм итәр дип уйлыйм. Моннан тыш, Казанның 1020 еллыгына «Казан: энциклопедик очерклар» дигән бүләк басмасы чыгарылачак. Ә Чаллы шәһәренең 400 еллыгына «Яр Чаллы» энциклопедиясе әзерләнә», – диде ТР Фәннәр академиясе президенты.

«Сүз уңаеннан, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясенә алты томлык татар теленең аңлатмалы сүзлеге лаек булды. Бу безнең галимнәребезнең берничә буынының монументаль хезмәте», – дип билгеләп үтте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100