news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рифкать Миңнеханов: Татарстан төрле фәнни юнәлеш лидерларының берсе булып тора

Татарстан төрле фәнни юнәлеш лидерларының берсе булып тора. Бу хакта ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов Мәскәүдә Халдык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә «Россия» күргәзмә форумында әйтте. Күргәзмә кысаларында Фән һәм университетлар көне уза.

Рифкать Миңнеханов бу елның үзенчәлеген искәртте. «Бу ел - фән һәм технологияләр дистә еллыгының дәвамы, Россия Фәннәр академиясенең 300 еллыгы, Татарстанда фәнни-технологик үсеш елы», - диде. Ул бүген бу мәйданда барлык төбәкләр үзләренең фәнни казанышларын тәкъдим итүен билгеләп узды.

«Вакыйгалар җитди. Безнең алдагы бурычлар хәл ителәчәк. Сезнең белән Россия венчур форумында апрельдә очрашырбыз, форумга чакырып калабыз», - дип мөрәҗәгать итте Рифкать Миңнеханов журналистларга.

Аның сүзләренчә, фәнни-технологик үсеш елының нәтиҗәсе күренерлек булсын өчен, бүген Татарстанның билгеле бер эшләнмәләре бар. «Татарстан өчен төп нигез - төрле фәнни юнәлешләрнең лидерларының берсе булып торабыз», - диде.

Рифкать Миңнеханов алдынгы инженерия мәктәбенә тукталды. «Бүген 50 инженер мәктәбенең бишесе - Татарстанныкы. Университет стартап-студия турында әйтсәк, анда акча бар, анда бизнес, вуз, предприятиеләрнең актив эше бара. Технологик эшмәкәрлеккә тукталсак, 442 җиңүче стартап, без аларны миллионерлар дип атыйбыз. Университет стартап-студиянең стартап алу мөмкинлеге бар», - дип билгеләп узды фәннәр академиясе президенты.

Ул башлангыч этаплардагы стартапларга теләктәшлек күрсәтеләчәген әйтте. «Сакларга, көчәйтергә һәм нәтиҗәгә ирешергә кирәк. Моның өчен, фәннең дистә еллыгы программасы, фәнни-технологик үсеш елы программасы бар», - дип белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100