Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рифкать Миңнеханов Татарстан предприятиеләрен фәнни-популяр туризмны үстерергә өндәде
Татарстан предприятиеләренә үз территорияләрендә фәнни-популяр туризмны үстерүгә активрак кушылырга кирәк. ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты коллегиясендә ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов шундый чакыру белән чыгыш ясады.
«Татарстан фәнни-популяр туризмның теркәлгән объектлары саны буенча ТОП-3кә һәм эшләнгән маршрутлар саны буенча топ-5кә керә. Нигездә алар югары уку йортлары, әмма бу эшкә икътисадның реаль секторы предприятиеләренең дә активрак кушылуын телим», - дип белдерде Миңнеханов.
Мондый якын килү предприятиеләрнең танылуын арттырып кына калмыйча, мәктәп укучыларына һәм студентларга җитештерү һәм эшкә урнашу өчен кирәкле күнекмәләр турында яхшырак белергә мөмкинлек бирәчәк, дип өстәде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз