news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рифкать Миңнеханов: Татарстан объектларына киберһөҗүмнәр саны бер елда 32 тапкыр артты

Рифкать Миңнеханов: Татарстан объектларына киберһөҗүмнәр саны бер елда 32 тапкыр артты
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Татарстанның мәгълүмати инфраструктура объектларына киберһөҗүмнәр саны бер ел эчендә 32 тапкыр арткан. «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«2020 елда Татарстан Республикасының мәгълүмати инфраструктура объектларына – 4 мең, 2021 елда – 72 мең, 2022 елда – 372 мең, ә 2023 елда 12,2 миллион киберһөҗүм теркәлде. Бу 2022 елга караганда 32 мәртәбә күбрәк», - диде Миңнеханов.

Структура хакында сөйләгәндә, ул 2023 елда министрлыклар һәм зур дәүләт компанияләренә 48 процент киберһөҗүм туры килүен билгеләп үтте.

«Кызганыч ки, мәгълүматларның югалуы 32 процент очракта хезмәткәрләрнең гамьсезлеге һәм игътибарсызлыгы аркасында килеп чыкты. Бүген бу проблема бар. Барлык министрлык һәм ведомстволарда тиешле структуралар булдырылган, кибериминлек өчен җаваплы затлар да юк түгел. Әлеге белгечләргә кытлык хөкем сөрә. Моны предприятие җитәкчеләре дә раслар дип уйлыйм», - диде Миңнеханов.

Шул ук вакытта ул билгеләп үткәнчә, киберһөҗүмнәрнең берсе дә җитештерүдә җитди өзеклекләргә китермәгән, ниндидер завод яки идарә системасы эштән туктамаган. «Димәк, Татарстанда да, Россиядә дә читтән төрле һөҗүмнәргә каршы торырлык потенциал бар», - дип сүзен төгәлләде ТР Фәннәр академиясе президенты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100