news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рифкать Миңнеханов Татарстан Фәннәр академиясенең яңа вице-президентларын тәкъдим итте

Рифкать Миңнеханов Татарстан Фәннәр академиясенең яңа вице-президентларын тәкъдим итте
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстан Фәннәр академиясе вице-президентларын Россия фәне көненә багышланган тантаналы җыелышта әлеге оешма җитәкчесе Рифкать Миңнеханов тәкъдим итте. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.

«Мөмкинлектән файдаланып, академиклар һәм әгъза-мөхбирләргә билгеләнгән җитәкчеләрне тәкъдим итәсе килә», - диде Татарстан Фәннәр академиясе президенты.

Шулай итеп, Айнур Тимерханов социаль-гуманитар юнәлеш, ә Ләйсән Әбҗәлилова табигый-фәнни юнәлеш буенча вице-президент булды.

Моннан тыш, 1 марттан стратегия, икътисад һәм социология буенча вице-президент итеп Марат Сафиуллин билгеләнәчәк.

Татарстан Фәннәр академиясе президентының аналитика, халыкара һәм конгресс-күргәзмә эшчәнлеге, массакүләм мәгълүмат чаралары буенча урынбасары Рөстәм Камалов, административ-хуҗалык тәэминаты буенча Дамир Гыйльметдинов булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100