news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рифкать Миңнеханов: Татарстан «акыллы биоикътисад» бердәм экосистемасын формалаштыра

Татарстан традицион рәвештә биотехнологияләр өлкәсендә Россиянең инновацион көн тәртибе лидеры булып тора һәм фундаменталь фән, цифрлы инфраструктура һәм сәнәгать җитештерүе «акыллы биоикътисад» бердәм стратегиясенә берләштерелгән экосистеманы формалаштыра. Бу хакта «KazanForum»да Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов белдерде.

Аның сүзләренчә, быелдан республикада биоикътисадны технологик тәэмин итү проекты гамәлгә ашырыла. Ул үзебезнең ил биотехнологияләрен булдыруга юнәлтелгән. Татарстанда биотехнологияләрне үстерүнең 2035 елга кадәрге стратегиясен әзерләүдә Фәннәр академиясенең дүрт институты һәм бүлеге катнашты. Бүгенге көндә аны гамәлгә ашыру белән йөзгә якын белгеч шөгыльләнә.

«Без Татарстан икътисадын чын мәгънәсендә тотрыклы итә ала торган проектларны фәнни яктан тәэмин итүне үзебезнең бурыч итеп кабул итәбез», – дип ассызыклады Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot