news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рифкать Миңнеханов сайлауда хатыны белән тавыш бирде: Тарихи әһәмиятен аңлыйбыз

Рифкать Миңнеханов сайлауда хатыны белән тавыш бирде: Тарихи әһәмиятен аңлыйбыз
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов Россия Президентын сайлауда тавыш бирде. Казанның 110нчы лицее сайлау участогына ул хатыны белән бергә килде.

«Бүген без Россия Президентын сайлауның тарихи әһәмиятен аңлыйбыз. 90нчы елларда булган хәлләрне һәм соңгы дистә елларда барысы да ничек үзгәрүен исәпкә алып, минем өчен сайлауның мәгънәсе бер. Башка юлны күрмим. Дөрес тавыш бирдем дип уйлыйм», - диде Рифкать Миңнеханов.

ТР Фәннәр академиясе президенты шулай ук әлеге сайлау кампаниясенең «Гаилә белән сайлыйбыз!» дигән шигаренә дә аңлатма бирде.

«Балаларга алданрак тавыш бирергә куштым: кемгәдер китәргә кирәк, кайсыныңдыр эшләре бар иде. Безнең гаиләдә сайлауга мөнәсәбәт шундый – һәркем тавыш бирергә тиеш. Безнең сайлау участоклары төрле, әмма аларның барысында да булдык. Гаилә белән сайлыйбыз», - диде ул.

Рифкатъ Миңнеханов билгеләп үткәнчә, әлеге сайлауның әһәмияте шунда, ил гражданнары Президентны гына түгел, ә Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең Югары башкомандующиен да сайлый.

«Бөек Россия саклансын, ныгысын һәм куәтле булып калсын өчен безгә белемле Югары башкомандующий кирәк, без җиңәргә тиеш», - дип сүзен төгәлләде Рифкать Миңнеханов.

  • 15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады, шулай ук 45 вакытлы сайлау участогы ачылды.
  • Татарстанда 3 миллионга якын кеше сайлау хокукына ия. Сайлауны үткәрүне 22 мең сайлау комиссиясе әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, алар арасында чит ил вәкилләре дә бар.
  • Россия Президентын сайлау өч көн – 15-17 март – дәвам итә. Дүрт кандидатка сайлауда катнашырга рөхсәт бирелде, алар - Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак).
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100