news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рифкать Миңнеханов Россия Фәннәр академиясе юбилее уңаеннан күргәзмә ачты

Рифкать Миңнеханов Россия Фәннәр академиясе юбилее уңаеннан күргәзмә ачты
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе бинасында бүген Россия Фәннәр академиясенең 300 еллыгы һәм Казан император университетының 220 еллыгына багышланган чаралар уза. Академиянең юбилеена багышланган тематик бөтенроссия конференциясе башланыр алдыннан ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова һәм «Елисавета-Сергиев мәгърифәтчелек җәмгыяте» шәфкатьлелек һәм хәйриячелек традицияләрен торгызуга ярдәм итү фондының күзәтчелек советы рәисе Анна Громова Фәннәр академиясе тарихының этаплары турында ачык күчмә стенд күргәзмәсен ачты.

«Бу проект, беренче чиратта, Фәннәр академиясе булган һәм үсеш алган өч гасыр дәверендә Россиянең фән тармагының уңыш тарихына багышланган. Татарстан Республикасында 2024 ел Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде. Илебезнең киләчәге безнең ресурслар байлыгында гына түгел, ә талантлы, прогрессив фикер йөртүче кешеләргә бай булуыбызда икәнен без бик яхшы аңлыйбыз», - дип ассызыклады Ирада Әюпова.

ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, үз чиратында, 1991 елда оештырылган Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе илдә беренче милли фәннәр академиясе булды (хәзерге вакытта мондый җиде академия бар — Т-и иск.), дип билгеләп үтте. Татарстан Фәннәр академиясенең төп бурычы — туган телне, гореф-гадәтләрне һәм мәдәниятне саклау, диде Миңнеханов.

Россия фәнен (Елисавета-Сергиев мәгърифәтчелек җәмгыяте тарафыннан) һәм Татарстан Фәннәр академиясенең эзләнүләрен популярлаштыру буенча эшне интеграцияләү стратегик юнәлешләрне тормышка ашыруга хезмәт итәчәк, димәк, теләгән нәтиҗәгә китерәчәк, дип саный Рифкать Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100