news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рифкать Миңнеханов: Мөселман археологик мирасы - төбәкләр икътисадын үстерүче драйвер

XVII «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларында Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов мөселман тарихи-мәдәни мирасының төбәкләрне үстерүдәге роле турында чыгыш ясады. Ул мөселман археологиясенең бүгенге көндә, академик дисциплина кысаларыннан чыгып, мирасны актуальләштерү коралына әверелүен билгеләп үтте.

Академия президенты сүзләренчә, Евразия тарихындагы ислам эзләре үткән заманның дөрес картинасын торгызырга һәм уникаль туристик тәкъдимнәр эшләргә мөмкинлек бирә.

Форум кысаларында тәкъдим ителгән «Россиянең мөселман археологик мирасы дөнья мәдәниятендә» дигән күргәзмә проекты Идел буе Болгары, Алтын Урда, Казан һәм Касыйм ханлыклары чорларына караган табылдыкларны берләштерә. Рифкать Миңнеханов Татарстанның да, күрше төбәкләрнең дә археологик потенциалы зур булуын һәм бу юнәлештә дистәләгән елларга җитәрлек эш барлыгын әйтте.

Ул фәнни эзләнүләрдә заманча технологияләрне, шул исәптән ясалма фәһем һәм палеогенетиканы куллануның мөһимлеген билгеләп үтте.

«Бүген археологлар, тарихчылар, тел белгечләре һәм антропологлардан башка тарих катламнарын күтәрү мөмкин түгел. Хәтта ясалма фәһем кулланганда да, бүген гуманитар өлкә өстенлекле булып кала, һәм бу юнәлештә дөньяның әйдәп баручы илләре дә зур басым ясый. Владимир Путин фәнни-технологик үсешнең җиде өстенлекле юнәлешенең берсе итеп милли үзенчәлекне һәм туган телне саклауны билгеләде. Бу исә тарихи-археологик мирасның территорияләрне үстерү, туристик җәлеп итүчәнлекне арттыру һәм халыкара фәнни элемтәләрне ныгыту өчен нигез булуын тагын бер кат раслый. Палеогенетика кебек заманча технологияләрне куллану кайбер тарихи моментларны яңадан карарга мәҗбүр итә, димәк, барлык мөмкинлекләр безнең кулда», – дип белдерде Рифкат Миңнеханов.

Шулай ук академия президенты быел старт алган «Дала Евразиясе халыкларының тарихы һәм мәдәнияте» дип исемләнгән тугыз еллык масштаблы халыкара программа турында да искәртеп узды. Программа Евразиянең дала поясында яшәгән, мөселман мәдәнияте, ислам белән тыгыз бәйләнгән җәмгыятьләр үсешенең бербөтен картинасын булдыруга юнәлдерелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot