Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рифкать Миңнеханов: Миллилекне, милли йөзебезне саклап калырга тиешбез
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Президенты, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, техник фәннәр докторы, профессор Рифкать Миңнеханов «Милләт җыены» пленар утырышында татар халкына мөрәҗәгать итеп, миллилекне саклап калырга кирәклеген әйтте.
«Бүген Фәннәр академиясе республика кысаларында да, аннан читтә дә киң хезмәттәшлек өчен ачык. Бурычлар уртак – республикабызның, илебезнең бар өлкәләрдә дә алдынгы үсешен тәэмин итү. Шул ук вакытта без үзебезнең милли йөзебезне дә саклап калырга тиешбез. Шуңа күрә сезгә гаять мөһим эшегездә – уртак эшләребездә – унышлар, яңа җиңүләр телим», – диде ул.
Аның әйтүенчә, бүген фәнни казанышлар – дәүләтнең куәтен арттыру һәм мәдәни тотрыклылыкны ныгыту өчен нигез булып тора. «Глобальләшү һәм технологик революция шартларында нәкъ менә милли тәңгәллекне саклау фән һәм технологияләр өлкәсендәге лидерлык белән тыгыз бәйле булганлыгы ачыклана. Татарстан фәнгә, мәдәни суверенитетны яклау һәм Россия җәмгыятенең цивилизацион нигезләрен ныгыту коралы буларак, өстенлекле игътибар бирә», – диде Рифкать Миңнеханов.
Ул Россия төбәкләренең фәнни-технологик үсеш рейтингында Татарстан Республикасы, Мәскәүдән кала, икенче урынны биләгәнен әйтте. «Мондый нәтиҗәгә бары тик алдынгы технологияләрне кулланып, сәнәгать базасын, фән һәм мәгариф инфраструктурасын үстерү юлы белән генә ирешеп була. Ә аларның нигезен исә, республиканың стратегик активы буларак, татар халкының уникаль милли-мәдәни мирасы тәшкил итә», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Президенты.
«Бу – республика җитәкчелегенең нәтиҗәле эшләве турында сөйли. Татарстан Фәннәр академиясе өч елга исәпләнгән Фәнни-технологик үсеш программасын әзерләде. Ул федераль дәрәҗәдә куелган бурычларга җавап бирә. Без министрлыклар, югары уку йортлары, төрле оешмалар белән тыгыз эшлибез. Россия төбәкләре һәм чит илләр белән хезмәттәшлек элемтәләре урнаштырабыз. Уртак бурычыбыз – мәгариф, фән һәм икътисад өлкәләрендә булган мөмкинлекләрне берләштерү, шул рәвешле республиканың милли үзенчәлеген саклаган хәлдә, глобаль күләмдә эзлекле үсешен тәэмин итү», – диде ул.
Рифкать Миңнеханов Татарстан Фәннәр академиясе эшчәнлегенең үзәгендә татар халкының тарихын, телен, рухи-мәдәни мирасын саклау, өйрәнү һәм популярлаштыру мәсьәләләре торуын искәртте. Соңгы ун елда татар әдәбияты классиклары Гаяз Исхакый һәм Галимҗан Ибраһимов әсәрләренең 15 томлык җыентыклары әзерләнде. Габдулла Тукайның беренче шәхси энциклопедиясен эшләп чыгару бөтен татар дөньясы өчен зур вакыйга булды», – дип бәяләде.
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Президенты сүзләренчә, яңа фәнни басмалар арасында күптомлы хезмәтләр татар әдәбияты, татар әдәби теле тарихы, татар лексикологиясе, татар теленең аңлатмалы сүзлеге белән бәйле. Бу хезмәтләрнең күпечелеге рус телендә дә басылып чыгачак.
«Соңгы биш елда татар теле һәм татар әдәбияты буенча яңа буын дәреслекләр булдырылды. Алар федераль исемлектә урын алды. 2014 елда Татарстан хөкүмәте ярдәме белән Тарих институты каршында Кырым фәнни үзәге төзелгән иде. Кырым татарларының тарихи мирасын һәм мәдәниятен өйрәнүгә бәйле 30га якын капиталь фәнни хезмәт әзерләнде. Иң мөһиме – беренче тапкыр Кырым татарларының тарихын язу. Биш томлык зур хезмәтнең инде берничәсе әзер. Быел аның чираттагы томы дөнья күрәчәк», – диде Рифкать Миңнеханов.
Миңнеханов Казан шәһәре 2026 елда Ислам дөньясының мәдәни башкаласына әвереләчәген дә искә төшерде. «Бу уңайдан дөньякүләм танылган дин белгече һәм тарихчы Шиһабетдин Мәрҗанинең 10 томлык әсәрләр җыентыгын бастырып чыгарырга уйлыйбыз. Хезмәт Ислам цивилизациясен үстерүдә татар халкының уникаль ролен, аның традицияләрне саклауга һәм Ислам фикерен яңартуга керткән өлешен ачачак», – диде ул.
Аерым зур проект – «Татарстан һәм татар халкының мәдәни мирасы» геомәгълүмат системасы. Проект Татарстан һәм Идел буе халыкларының теле, тарихы, рухи мәдәнияте турында 100 мең берәмлек мәгълүматны үз эченә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз