Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рифкать Миңнеханов «Миллиард.Татар» редакциясе лекторийларының әһәмиятле булуын әйтте
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Президенты Рифкать Миңнеханов Альфред Халиков исемендәге Археология институты һәм «Миллиард.Татар» редакциясе белән берлектә оештырылган лекторийлар турында әйтте.
«Быел Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе һәм «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы хезмәттәшлек итүне дәвам итәчәк. Аерым алганда, тарих, мәдәният һәм туган телне популярлаштыру, Ватанны саклаучылар елын яктырту буенча уртак эш планлаштырыла», - диде ул «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында.
Моннан тыш, ул «Татмедиа» һәм Татарстан Фәннәр академиясе икенче тапкыр массакүләм мәгълүмат чараларында фәнни-технологик үсеш чараларын иң яхшы яктыртуга багышланган конкурс үткәрәчәкләрен билгеләп узды.
«Быел «Татмедиа» агентлыгы ярдәме белән актуаль фәнни темаларны проект кысаларында эшләргә планлаштырабыз, анда социаль челтәрләр өчен популяр форматларда материаллар әзерләнә, аннары алар киң аудиториягә тәкъдим ителә», – дип билгеләп үтте ТР Фәннәр академиясе Президенты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз