news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рифкать Миңнеханов «Мәхтүмколый Фрагиның 300 еллыгына» юбилей медале белән бүләкләнде

Рифкать Миңнеханов «Мәхтүмколый Фрагиның 300 еллыгына» юбилей медале белән бүләкләнде
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнехановны «Мәхтүмколый Фрагиның 300 еллыгына» юбилей медале белән бүләкләделәр. Бүләкне аңа төрекмән халкының милли лидеры, Төрекмәнстан Халык Мәсләхәте рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов тапшырды.

Медаль «Заманнар һәм цивилизацияләр үзара бәйләнеше — тынычлык һәм үсеш нигезе» халыкара форумында катнашучыларның мәдәниятләрне якынайту һәм баетуга, халыкларның дуслыгын, туганлыгын һәм үзара файдалы хезмәттәшлеген ныгытуга өлеш кертүчеләренә тапшырыла», - дип хәбәр итте ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Моңарчы Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов очрашты. Республика җитәкчесе Төрекмәнстанга бүген көндез эш сәфәре белән килде. РФ Президенты Владимир Путин җитәкләячәк Россия делегациясе составында ул төрекмән шагыйре һәм фикер иясе Мәхтүмколый Фраги тууына 300 ел тулуга багышланган «Заманнар һәм цивилизацияләр үзара бәйләнеше — тынычлык һәм үсеш нигезе» халыкара форумында катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot