Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рифкать Миңнеханов «Мәрҗани укулары»нда: Галимнәребез тирән белемле мөселман булганнар
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

X тапкыр илкүләм үткәрелә торган «Шиһабетдин Мәрҗани укулары» фәнни-практик конференциясенә килүчеләрне Татарстан Республикасының Фәннәр Академиясе галимнәре исеменнән Рифкать Миңнеханов сәламләде.
«Россиядә, Идел-Урал төбәгендә исламның мең елдан артык бай тарихы бар. Бу вакыт эчендә дин, җәмгыять, мәгърифәт мәйданына бик күп күренекле галимнәр чыккан – Габденнасыйр Курсави, Шиһабетдин Мәрҗани, Хөсәен Фәезханов, Морат Рәмзи, Ризаэтдин Фәхретдин, Һади Максуди, Габдулла Буби һәм башка бик күпләр. Аларны аерып торган төп сыйфатлар – караш киңлеге, белемгә омтылыш, зирәклек, җәмгыятьне яхшырту теләге, кеше ихтыяҗларына битараф булмау»,- диде ул.
Шулай ук, Рифкать Нургали улы XIX гасырның икенче яртысы – XX гасырның беренче яртысында дан-шөһрәт казанган галимнәр төркеменә кергән танылган татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри һәм дин белгече Шиһабетдин Мәрҗанинең сүзләрен искә төшереп үтте һәм аларның бүгенге көндә дә актуаль булуын ассызыклады.
«Алар безне хакыйкатьне эзләүгә һәм җәмгыятькә хезмәт итәргә илһамландырып тора. Замандашлары аларны, әлбәттә, төрлечә бәяләгәннәр, чөнки аларның күп кенә уй-фикерләре үз чорлары өчен бик кыю яңгыраган. Алар бүген дә бәхәс тудыра. Ләкин шунысы бәхәссез: алар тирән белемле мөселман булганнар, хакыйкатьне үзләре өчен түгел, ә, бәлки, башкаларга файда китерү йөзеннән өйрәнергә омтылганнар»,- диде Рифкать Миңнеханов.
Соңыннан Рифкать Миңнеханов конференцияне оештыручыларга, иганәчеләргә һәм барлык катнашучыларга фән, рухилык һәм мәдәниятара багланышлар үсешенә бәяләп бетергесез өлешләре өчен зур рәхмәтен белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз