Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рифкать Миңнеханов: Мәдәни тормыш - хезмәт кешесенең аерылгысыз өлеше

«Наше время — Безнең заман» эшче яшьләр фестивале лауреатлары кичә Камал театры алдында зур бәйрәм концерты куйды. «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Рифкать Миңнеханов «Наше время — Безнең заман» эшче яшьләр фестивале чыгышларын карагач, бу фестивальнең төрле предприятиеләрдә эшләгән яшьләрне берләштереп кенә калмыйча, кавыштыра да торган чара булуын билгеләп үтте.
«Мәдәни тормыш – хезмәт кешесенең аерылгысыз өлеше. Бу фестиваль төрле предприятие эшчеләрен берләштерә. Яшьләр биредә танышалар да, кавышалар да, яшь гаиләләрдә балалар да туа. Бердәм булганда матур нәтиҗәләргә ирешеп була», – диде ул фестиваль чыгышлары барышында журналистларга.
«Без бу фестивальгә соң катнаша башладык. Әмма нәтиҗәләребез әйбәт, үз хезмәткәрләребез белән горурланам – алар эштә дә уңган, сәхнәдә дә матур. Алар – сәхнәне, сәхнә аларны ярата», - дип дәвам итте ул.
Рифкать Миңнеханов эшче яшьләрнең җыр-бию осталыгы ягыннан профессиональ артистлардан калышкан очракта да, алдан белмәгән кеше караганда, аларның үзешчәнлегенә дә ышанмавын әйтте. «Аларның аермасы – энергетикада. Алар янып торалар», – диде ул.
«Наше время — Безнең заман» эшче яшьләр фестиваленең бәйрәм концерты кысаларында тамашачы алдында «Юл хәрәкәте иминлеге» оешмасы, «КамАЗ», «Аммоний», «Татэнерго», Горбунов исемендәге Казан авиация заводы, Казан казна дары заводы, СИБУР компаниясе һәм башка коллективлардан 300ләп кеше чыгыш ясады.
«Наше время — Безнең заман» эшче яшьләр фестивале матбугат үзәге билгеләп үткәнчә, фестиваль лауреатларының Республика көнендә чыгыш ясавы традициягә әверелеп бара. Моны концерт алдыннан катнашучыларны һәм тамашачыларны сәламләргә чыккан Татарстан Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков та билгеләп үтә.
Концерт алдыннан Татарстан Республикасының вице-премьеры - Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашучыларны һәм тамашачыны сәламләп: «Яшьләребез, коллективларыбыз – безнең байлыгыбыз. Татарстан предприятиеләре ил икътисадына зур өлеш кертә», - дигән.
Быелгы концерт программасы Республикада милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр елына багышланган иде. Тамашачыгы фестивальнең «Вокал», «Вокаль ансамбльләр», «Хореография» һәм «Дан мизгеле» номинацияләрендә җиңү яулаган 40 номер тәкъдим ителде. Сәхнәдә татар, рус, чуваш, мари, чегән, румын, азәрбәйҗан, кырым татары биюләре һәм җырлары башкарылды. Тамаша «Мин яратам сине, Татарстан!» композициясе белән төгәлләнде.
- «Наше время — Безнең заман» фестивале быел 11 нче тапкыр уздырыла. Быелгы сезон өчен 25 сентябрьгә кадәр гаризалар кабул ителә. Зональ этаплар Чаллыда, Әлмәттә һәм Казанда уза. Суперфинал 17-18 ноябрьдә Казанда булачак. Гала-концерт 20 ноябрьдә «Пирамида» залында булыр дип планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз