news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рифкать Миңнеханов һәм Ленар Сафин ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясенә керде

Татарстанда республика Мәгариф һәм фән министрлыгының коллегия составы яңарды. ТР Премьер-министры Алексей Песошин шул хактагы карарны имзалады.

Коллегия составына барлыгы дүрт кеше керде:

- Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов;

- КФУ ректоры Ленар Сафин;

- Казанның Киров районында урнашкан катнаш төрдәге 101нче балалар бакчасы мөдире Лилия Галиева;

- Россия Халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре һөнәри берлеге рәисе Ирина Проценко.

Шулай ук Илдар Гыйльметдинов биләгән вазифаның атамасы да үзгәрде. Ул хәзер «Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы Советы рәисе» дип атала.

news_right_1
news_right_2
news_bot