Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рифкать Миңнеханов Һади Атласи хезмәтләренең милли тарих фәне үсешендәге урынын билгеләде
ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов Һади Атласиның хезмәтләре милли тарих фәне үсешендә мөһим урын тотуын билгеләп үтте.
«Аның «Себер тарихы», «Сөембикә», «Казан ханлыгы» хезмәтләре милли тарих фәненең алтын фондына керде. Дәүләт Думасы әгъзасыннан репрессияләргә дучар ителүеннән алып, вафатыннан соң аклануына кадәрге язмышы тарихи хакыйкатьне әйтү хакының нинди бәягә төшүен искә төшерә. Бүген тарихи хакыйкатьне яклау – суверенитет һәм милли иминлек мәсьәләсе», – диде ул.
Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары Алинә Хисамиева Һади Атласи өчен тарихның фән генә түгел, халыкка хезмәт итү чарасы булуын ассызыклады.
«Тарихны тирәнтен аңлау аша ул кешеләргә таяныч һәм киләчәккә юнәлеш бирергә омтылган. Аның эшчәнлеге язучылык эше белән дә бик тыгыз бәйләнгән булган. Аның хезмәтләре фәнни эш тә, шул ук вакытта публицистика да. Ул аны белгечләр генә түгел, ә киң аудитория укысын өчен яза», – дип искәртте ул чыгышында.
- Һади Атласи (1876-1938) – күренекле тарихчы, педагог, дин һәм җәмәгать эшлеклесе, җәдитчелек хәрәкәтенең күренекле вәкилләренең берсе. Ул хәзерге Чүпрәле районының Түбән Чәке авылында мулла гаиләсендә туган. Буадагы «Нургали» мәдрәсәсен тәмамлап, Оренбург төбәгендәге мөгаллимнәр курсында белем ала. 1903 елдан Әлмәттә имам-хатыйб һәм мәдрәсә мөдәррисе булып эшли, мәдрәсә каршында кызлар мәктәбе ача. 1907 елда Бөгелмә өязеннән II Дәүләт Думасына депутат итеп сайлана.
- Атласи татар тарихына багышланган «Себер тарихы», «Сөембикә», «Казан ханлыгы» хезмәтләре белән дә танылган. 1917 елдан милли-демократик хәрәкәттә катнаша. 1929 елда кулга алынып, Соловки лагерена җибәрелә, 1933 елда сәламәтлеге начарлану сәбәпле азат ителә. 1936 елда кабат репрессияләнә. Вафатыннан соң аклана.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз