news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рифкать Миңнеханов генетик фәнни тикшеренүләр программасын булдыру кирәклеген әйтте

Рифкать Миңнеханов генетик фәнни тикшеренүләр программасын булдыру кирәклеген әйтте
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Татарстанның Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов әйтүенчә, терлекчелектә генетика буенча Агробиотехнопаркның үсеш картасын һәм генетик фәнни тикшеренүләр программасын булдыру зарур. Бу хакта ул ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышында сөйләде.

Ул Агробиотехнопаркның Россия өчен уникаль проект икәнлеген, аңа тиңнәр булмавын ассызыклады. Рифкать Миңнеханов әйтүенчә, хәзерге вакытта фәнни-техник корпус төзелеше бара, августта үзәкнең ачылышы көтелә.

Фәннәр академиясе президенты Агробиотехнопаркның «Азык-төлек куркынычсызлыгының технологик тәэминаты» илкүләм проекты буенча төзелүен искәртте. «Министрлыкның актив позициясе нәтиҗәсендә бу проект буенча бик яхшы эш башкардык. Матди-техник база үсешенә һәм тикшеренүләргә дип республика өчен 5,7 млрд сумнан артык акча каралган, шуның 2 млрд сумга якыны 2025 елда кулланышка кертелгән. Темпларны киметмичә бирелгән акчаларның нәтиҗәле файдаланылуына ирешергә кирәк», – ди Рифкать Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot