news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рифкать Миңнеханов Фәннәр академиясе алдында торган өстенлекле бурычларны билгеләде

Рифкать Миңнеханов Фәннәр академиясе алдында торган өстенлекле бурычларны билгеләде
Фото: Татарстан Рәисе матбугат хезмәте

35 ел эчендә академия тикшеренү үзәгеннән фән һәм производствоны стратегик берләштерүче үзәккә кадәр озын юл узган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең 35 еллыгына багышланган брифингта ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов билгеләп үтте.

«Бүгенге көн этабында академия тышкы һәм эчке каршылыклар шартларында үсеш ала», – диде ул.

Рифкать Миңнеханов ил һәм республика алдында технологик суверенитетны тәэмин итү, яңа җитештерү чылбырлары төзү, импортны алмаштыру, ясалма фәһемне гамәлгә кертү, икътисад киләчәген алдан күреп фаразлау кебек бурычлар торуын искәртте.

«Бу безнең алда торган өч төп өстенлекле бурычны билгели: технологик суверенитетны фәнни эшләнмәләр аша ныгыту, дисциплинаара эзләнүләр үсеше һәм Татарстан белән Россиягә хезмәт итү традицияләрен дәвам итәрдәй яңа буын галимнәрне тәрбияләү», – дип ассызыклады Рифкать Миңнеханов.

Академия эшчәнлегенә килгәндә, галимнәр эшчәнлегенең 80 проценты – гуманитар юнәлештә. Археология өлкәсендәге эш кысаларында бер ел эчендә Россиянең 13 төбәгендә, Үзбәкстан, Монголия, Кыргызстанда 202 һәйкәл өйрәнелгән.

Шулай ук галимнәр тарафыннан «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»нең 6 томы чыгарылган. «Татар әдәбияты тарихы» хезмәте 8 томда басылып чыккан. «Кырым татарлары тарихы» хезмәтенең 2 томлыгы дөнья күргән.

Бүген академия структурасында 7 институт, 5 үзәк исәпләнә.

Брифингта академия тарихы турында шулай ук аның элеккеге җитәкчеләре Әхмәт Мазһаров һәм Мәгъзүм Сәлахов сөйләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot