Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рифкать Миңнеханов: Фән темасына язучы журналистлар өчен укытулар үткәрүне планлаштырабыз
ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов фән темасына язучы журналистлар өчен укытулар үткәреләчәген әйтте. Бу хакта ул «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясендә игълан итте.
Ул 2024 ел фәнни-технологик үсеш елы булуын, Фәннәр академиясе, фәнни үзәкләр, предприятиеләр, вузлар арасында хезмәттәшлек киңәйтеләчәген искәртте.
«Бу елда журналистларга, фәнни-технологик үсеш программасы кысаларында, вузлар, академик, сәнәгый оешмаларның аеруча мөһим фәнни-технологик казанышларын яктырту буенча комплекслы чаралар уздыру мөһим. Бүген без «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән хезмәттәшлек итәбез», – дип белдерде Рифкать Миңнеханов.
«Без массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең, фәнни тикшеренүләр, эзләнүләр белән бәйле фикерләрен ишетү өчен, экспертлар белән гел элемтәдә торуын тәэмин итәчәкбез, шулай ук безнең тематика буенча эшләүче журналистлар өчен укытулар үткәрүне планлаштырабыз. Дәүләт автоинспекциясе эшен яктыртучылар да, юл хәрәкәте иминлеге темасын дөрес язу өчен, заманында терминология буенча курслар уздырылганын хәтерлидер», - дип искәртте элегрәк озак еллар Татарстанда ЮХИДи идарәсе белән идарә иткән Рифкать Миңнеханов.
Ул, шулай ук, 2023 ел милли-мәдәни традицияләр елы булуын, Фәннәр академиясенең татар халкының рухи-әхлакый мирасын саклау һәм үсеше өлкәсендә проектлар гамәлгә ашырганын искәртте. Фәнни-тикшеренү институтларының татартеле, тарихы, мәдәнияте өчен проектларны дәвам итәчәген һәм журналистлар актив кулланачагына ышанычын белдерде.
Рифкать Миңнеханов Фәннәр академиясе экспертларының актуаль темаларга комментарийлары 150 ләп теле-радиотапшыруларда дөнья күргәнен искәртте. «Быел күпкә күбрәк дөнья күрер дип сүз бирәм, сезнең ярдәм белән», – диде Фәннәр академиясе президенты. Утырышта катнашучылар алкышлар белән хуплады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз