news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рифкать Миңнеханов еллык юллама турында: Куелган максат, бурычларны үтәячәкбез

Рифкать Миңнеханов еллык юллама турында: Куелган максат, бурычларны үтәячәкбез
"Татар-информ" архивы

Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына юлламасында куелган максат, бурычларны үтәячәген әйтте.

«Еллык юлламада алга таба нинди эшләр башкарылачагы турында әйтелде. Куелган максат, бурычларны үтәячәкбез. Бергәләп эшләгәндә, уңышка ирешербез дип уйлыйм. Дөресен әйтергә кирәк, кешенең тормышын яхшырту, эш урыннарын булдыру өстендә ел саен дәүләтебез зур эшләр эшли. Программаларның да дәвам итүе мөһим», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Татарстан Рәисе юлламасында «республика Хөкүмәтенә Фәннәр академиясе, предприятиеләр, Югары уку йортлары ректорлары шурасы белән бергәләп авиация һәм вертолетлар төзү, төзелеш, авыл хуҗалыгы, медицина технологияләре өлкәләрендә компетенция үзәкләрен булдыру эшен дәвам иттерергә кирәк», дигән йөкләмә куйды.

Республиканың фәнни-технологик үсеш программасын Фәннәр академиясе гамәлгә ашыручы үзәк булырга тиешлеге күрсәтелде. 2025 ел Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100