news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рифкать Миңнеханов: «Ел татарлары» проекты дөньядагы төп вакыйгалар белән бәйле

Рифкать Миңнеханов: «Ел татарлары» проекты дөньядагы төп вакыйгалар белән бәйле
Фото: © Рамил Гали, «Татар-информ»

«Миллиард. Татар» басмасының «Ел татарлары» проекты – дөньядагы төп вакыйгалар белән бәйле үзенчәлекле проект. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов белдерде.

«Бу үзенчәлекле проект. Ул бүгенге көндәге төп вакыйгалар белән бәйле. Татарстан БРИКС саммитын уздыру урыны булды, Ислам дөньясында без Россиянең төп вәкиле булып торабыз. Бу зур мөмкинлекләр», - дип билгеләде агентлык әңгәмәдәше.

Аның фикеренчә, бу Татарстанга илебезнең барлык милләтләрен берләштерүче башлангыч булырга мөмкинлек бирә.

news_right_1
news_right_2
news_bot