news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рифкать Миңнеханов DigitalSkills катнашучыларын студентлар стартаплары конкурсына чакырды

Рифкать Миңнеханов DigitalSkills катнашучыларын студентлар стартаплары конкурсына чакырды
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

DigitalSkills 2023 цифрлы технологияләр өлкәсендә V тармак чемпионатында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов ярышларда катнашучыларны студентлар стартаплары конкурсында катнашырга чакырды. Чара «Казан Экспо» халыкара күргәзмә комплексы мәйданчыгында узды.

«Студентлар стартабының нәрсә икәнен аңлау бармы?» - дип сорады Рифкать Миңнеханов. «Ә быел аны кем алды? Син?» - диде ул катнашучыларның берсенә. «Белеп торыгыз, аның миллионы бар», - дип шаяртты спикер.

Татарстан Фәннәр академиясе президенты билгеләп үткәнчә, беренче өч этап нәтиҗәләре буенча Татарстаннан 376 студент үз проектларын үстерүгә миллион сум акча алган.

«Хәзер дүртенче этапка нәтиҗә ясалды, бу тагын 50-100 проект, һәм аннары бишенче этап булачак. Катнашасызмы? Сез безгә кирәк. Сез иң профессиональ һәм компетентлы белгечләр», - дип нәтиҗә ясады Рифкать Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100