Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рифкать Миңнеханов: Бүген иң мөһиме – элемтә
Бүген Россиядә Радио һәм элемтә көне билгеләп үтелә. Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркында бәйрәм уңаеннан концерт узды.
«Мин ракета гаскәрләрендә хезмәт иткәндә үк бер генә ракета да элемтәсез оча алмаячагын аңладым. Дәүләт автоинспекциясендә хезмәт иткәндә һәм хәрби хәрәкәтләр районында булганда, әгәр элемтә юк икән, димәк син исән түгел икәнен аңладым. Биредә булган махсус операциядә канашучылар, бүген иң мөһиме – элемтә икәнен раслар», - дип белдерде үз чыгышында Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов.
Бәйрәм хөрмәтенә IT-паркта көне буе төрле активлыклар уза: тарихи техника һәм элемтә чаралары күргәзмәсе, VR һәм дроннарны очыру буенча мастер-класслар.
«Шуны аңларга кирәк, безнең тармак һәрвакытта да күренми, ул ярдәм итә. Шуңа да карамастан, без элемтәсез бер пациент та дәваланмаячак, элемтәсез кешеләргә бер генә яңалык та килеп җитмәячәген аңлыйбыз. Без күп миллионлы республикабызны элемтә белән тәэмин итәбез», - дип билгеләп үтте Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Илья Начвин.
Моннан тыш, IТ-паркта шулай ук робот техникасы буенча беренче «Робоказань» турниры уза, анда 5 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар ярыша.
,
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз