news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рифкать Миңнеханов Бөек Ватан сугышында катнашкан абыйсы турында сөйләде

Рифкать Миңнеханов Бөек Ватан сугышында катнашкан абыйсы турында сөйләде
Фото: 2021 елдагы "Үлемсез полк" онлайн йөреше

Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов Бөек Ватан сугышында катнашкан абыйсы Галимҗан Миңнеханов турында сөйләде.

Галимҗан Миңнеханов 1922 елда Татарстан АССРның Тәкәнеш районы Әбде авыл җирлегенең Игенче авылында туа. Сугышка ул 1941 елда ТАССРның Тәкәнеш район хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнә.

«Көнбатыш фронтның 5нче армиясе составында укчы, рядовой Мәскәү оборона операциясендә катнаша. Кызыл армеец», - дип уртаклашты абыйсының хәрби биографиясе нечкәлекләре белән Рифкать Миңнеханов.

Галимҗан Миңнеханов 1941 елның 15 декабрендә Мәскәү өлкәсенең Руза районы Морево авылы өчен сугышта һәлак була. Ул Сухарево авылында җирләнгән, аның исеме 14нче мемориаль плитәгә язылган.

«Татар-информ» элегрәк язганча, Галимҗан Миңнеханов 50нче укчы дивизиянең 359нчы укчы полкы составында сугышкан. Ул башка сугышчылар белән полкка 1941 елның октябрендә килә. Ул вакытта алар Көнбатыш фронтның 19нчы армиясе составына керә, ләкин аннары 5нче армия составына тапшырыла. Дивизия 11 декабрьдә һөҗүм итә, ә 13 декабрьдә Мәскәү елгасы аръягына бәреп чыга.

Галимҗан Миңнеханов

Фото: © https://t.me/rustamminnikhanov/

Морево авылы өчен сугышта һәлак булганнар шунда ук туганнар каберендә җирләнгән, тик 1967 елда җирләнгәннәрне Сухарево шәһәренә күчергәннәр. Анда барлыгы 197 солдат җирләнгән, өстәвенә аларның 85енең исеме билгеле түгел. 2021 елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов абыйсы җирләнгән туганнар каберенә чәчәкләр салды.

Татарстанда Җиңү көненә багышланган онлайн-флешмоб башланды. «Минем Герой - минем гаилә» акциясе 22 апрельдән 9 майга кадәр дәвам итә. Ул «Үлемсез полк» акциясен тулыландырып тора.

Татарстанлылар социаль челтәрләрдә Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының тарихлары белән уртаклаша ала. Мәкаләдә геройның фотосы һәм #МойГеройМояСемья хештэгы булырга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100