news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рифкать Миңнеханов: «Безнең заман» катнашучыларын чараларга активрак җәлеп итәргә кирәк

Ел саен уздырыла торган эшче яшьләрнең “Наше Время — Безнен Заман” ачык иҗат фестивалендә катнашучыларны республикадагы төрле бәйрәм чараларында чыгыш ясау өчен активрак җәлеп итәргә кирәк. Фестиваль лауреатлары һәм җиңүчеләренең зур концертының мәртәбәле кунагы булган “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ директоры Рифкать Миңнеханов шундый фикер белдерде. Чара 30 августта Г. Камал театры каршындагы мәйданда узды.

Концерт барышында 200дән артык катнашучы — Татарстан предприятиеләре хезмәткәрләре иң яхшы 45 иҗат номерын тәкъдим итте. Алар эшче һөнәрләр ияләренең нинди талантлы һәм дәртле була алуын күрсәтте. КАМАЗ, “Аммоний”, “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ, Казан дары заводы, “Татнефть”, “Татэнерго”, Горбунов исемендәге Казан авиазаводы һәм башка предприятиеләрнең иҗат коллективлары зур программа белән чыгыш ясады.

Шунысы игътибарга лаек, “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ хезмәткәрләре концертта иң актив катнашучыларның берсе булды – берьюлы 6 номер әзерләде. “Наше Время-Безнен Заман” фестивалендә Гран-при алу буенча рекорд куючы алар — оешма әлеге титулны өч тапкыр яулый алды.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot