news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рифкать Миңнеханов: Беренче чиратта басымны гуманитар юнәлешкә ясыйбыз

Рифкать Миңнеханов: Беренче чиратта басымны гуманитар юнәлешкә ясыйбыз
Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова

ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов Мәскәүдә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә «Россия» күргәзмә форумында фәнни-технологик үсеш елына планнары белән бүлеште.

«Булганны саклап калу, арттыру өчен тырышачакбыз. Беренче чиратта, басымны гуманитар юнәлешкә ясыйбыз. Бүген тарих, археология, тел, энциклопедияне саклау - безнең кешеләр патриотизм шартларында тәрбияләнсен өчен төп нигез булып тора. Фәндә дә патриотизм кирәк, Татарстанда ул югары дәрәҗәдә, без аны үзәккә куябыз», - диде Рифкать Миңнеханов журналистлар белән сөйләшүдә.

Аның сүзләренчә, Евразия халыклары тикшеренүләр үзәген булдыру да тарих белән шөгыльләнүче структураларны тагын да киңәйтүне күздә тота. «Без һәркайда бар. Татарстанда барлык ЮНЕСКО объектларында археология институты экспертлары гел катнаша», - дип искәртте.

Рифкать Миңнеханов быел Татарстан үз урынын таба алырлык мегапроектларны билгеләргә кирәклеген әйтте. «Бер-ике мегапроектта булса да үзебезнең карарларны тәкъдим итәргә кирәк. Фәнни мәктәп, потенциал бар. Без медицинада, биотехнологияләрдә, нефть тармагында потенциалыбызны күрәбез», - дип белдерде.

Генетика белән бәйле сөйләшүләр дә бар, ди фәннәр академиясе президенты. «Полигенетикага басым ясарга телибез. Бу юнәлешне киңәйтеп, ата-бабаларыбызның ДНК сын тикшереп, тарихны да үзгәртә алабыз. Төрле юнәлешләрдә эшлибез», - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100