news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рифкать Миңнеханов: 2035 елга пилотсыз автога максималь рәвештә күчәргә ниятлибез

Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов фикеренчә, инде 2035 елда ук пилотсыз транспорт чараларына максималь рәвештә күчеп булачак. Ул Kazan Digital Week форумы алдыннан узган «Интеллектуаль транспорт системалары» вебинарында шундый фикере белән уртаклашты.

Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Татарстанда 2024 ел Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә, Фәннәр академиясендә ясалма интеллект буенча координацион фәнни-методик үзәк булдырыла, диде спикер.

Миңнеханов сүзләренчә, Иннополис югары дәрәҗәдә автоматлаштырылган транспорт чараларының бер эксперименталь зонасы булды. Казан федераль университетының да пилотсыз технологияләр өлкәсендә проектлары бар. Югары уку йортында мәгълүмати системаларны проектлауның универсаль калыпларын, шулай ук кеше тарафыннан карар кабул итү рәвешен максималь кабатлый торган исәпләү блокларын һәм датчиклар системасын кулланалар.

«Барлык системаларның үзара алмашыну һәм модульлек концепциясе вакытны һәм эшләнмәнең бәясен киметергә, ышанычлылыкны арттырырга, верификацияне гадиләштерергә һәм цифрлы игезәкләр булдырырга мөмкинлек бирә. Карарларны Беларусь белән берлектә трактор җайланмалары буенча сыныйлар», - дип искәртте Фәннәр академиясе президенты.

Ул шулай ук югары дәрәҗәдә автоматлаштырылган транспорт чараларының «саклауны таләп иткән һөҗүм объекты» булуын билгеләп үтте. «Шуңа күрә бүген әлеге базарда булган материаллар актуаль», - дип сүзен төгәлләде Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100